Центральная библиотека

"Татарстан Республикасы символлары"

#ГодРодныхЯзыков
#Демография
#Тат.Мушугинскаясельскаябиблиотека
Тат. Мөшеге авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасының гербы кабул ителгән көнгә багышлап К. А. Смирнова ис. урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашы белән "Татарстан Республикасы символлары" исемле әңгәмә үткәрде. Балаларга Гербның-Татарстан Республикасының суверенитетын, халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы дәүләт билгесе икәнлеге, аның дәүләт хакимияте органнары биналарында, утырышлар залларында, эш кабинетларында, тууларны һәм никахларны дәүләт теркәве башкарылган биналарда урнаштырылуы турында аңлатылды.Чараның максаты:балаларны Татарстан символларының барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм өйрәнү.