Центральная библиотека

"Татарстан символлары"

#Годродныхязыков
#Демография
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
5 февральдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк авылы "Салават күпере" балалар бакчасында булды. Тәрбиячеләр: Хасаншина Н. һәм Хасанова Г. белән берлектә 7 февраль - Татарстан Республикасы гербы көненә багышлап "Татарстан символлары" дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды. Бакчада тәрбияләнүчеләр. дәүләт гербының рәсемен буядылар. Татарстан Республикасының символлары белән таныштылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап "Татар шагыйрьләре - балаларга" дигән исем астында татар шагыйрьләренең китаплары белән таныштык. Балалар белән шигырьләр укыдык. Үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр. Максаты: Балаларны Татарстан символлары һәм татар шагыйрьләре белән таныштыру. Китаплары аша балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.