Центральная библиотека

"Әниләр һәм бәбиләр"

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син
инде бәхетле дә! 27 ноябрь көнне Дәвек авыл клубында Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен төшердек. Спектакльне сәхнәгә клуб мөдире Шайхетдинова Альбина Фаил кызы куйды.