Центральная библиотека

«Бу дөньяда иң матуры Әнкәй генә буладыр!..»

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Дәвек авыл китапханәсендә «Бу дөньяда иң матуры Әнкәй генә буладыр!..» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичә барышында кадерле әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды, "Тулган ай күк түгәрәктер, Әнкәйле дөнья гына" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.