Центральная библиотека

"Җэннэт аналарнын аяк астында"

#100летиеТАССР #Демография #ГодПамятиСлавы 27 ноябрь көнне Аю авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан, "Җэннэт аналарнын аяк астында" исеме астында әдәби чара узды. Китапханәче бала тәрбияләудә . тормышны алып баруда хатын-кызның роле турында, гасырлар буенча килгән халык педагогикасы турында сөйләде. Китап укучылар тормыш тәҗрибәсеннән чыгып,бала тәрбияләүдә әбиләрнең, дәү әниләрнең роле турында сойләделәр. Кичә Р.Миннуллинның әниләр турындагы шигырьләре белән үрелеп барды. Ак кугәрчен рәсеменә килгән апалар, күнел түрендә йөрткән теләкләрен яздылар: җир йөзендә тынычлык, иминлек, сәләмәтлек, барлык кешелеккә бэхет, илдә авыру бетеп тотрыклылык урнашу булды теләкләр. Әйе, аналарларның йөрәк туреннән бары изге теләкләр генә чыга, юкка гына, җәннәт аналарның астында димиләр. Максат: гаилә традициялэрен саклау, дәвам иту. Бурыч: матур әдәбиятны пропагандалау.