Центральная библиотека

"Татар халык ашлары"

#ТАССРның 100еллыгы
17.11.2020
Туклану-яшәүнең аерылгысыз өлеше.Җир йөзендә купме төрле халыклар яшәсә,туклану да шулкадәр үк күп төрле.Һәм шул төрлелек үзе бер матур мозаик бизәлеш булып тора да.
Безнең -татар халкының, милли традицияләр гә бай татар халык ашларын әзерләү ысуллары оригинальлеге белән,аларның тәме һәм табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.
Әтрәкле авыл китапханәсендә "Татар халык ашлары"исемле китап күргәзмәсе ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителә.Халкыбызның гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ризыклары элегә кадәр үз ләренә хас сыйфатларын саклаганнар.Тормыш рәвеше үзгәрү белән бергә яңа төрле ашамлыклар һәм әзерләү ысуллары да өстәлеп тора.Ләкин күпме генә үзгәреш булса да ,табын түрендәге Икмәк,токмачлы аш,чәк-чәк,бәлеш кебек ризыкларыбыз һәркемнең күңеленә дә хуш килә.Милләтебезнең чын зур байлыгы-милли ризыкларыбыз турында искәртеп торучы китапларны матур итеп туплап чыгаручыларыбызга,аш-суларны әзерләүчеләргә,һәркөнне гаиләләрен тәмләп сыйлаучы хуҗабикәләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Өстәлләребез мул,тормышларыбыз күркәм булсын!