Центральная библиотека

"Дус яшәүгә ни җитә! "

#Демография
Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.Шуңа күрә дә,террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү - һәркемнең бурычы.Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә китап укучылар белән "Дус яшәүгә ни җитә! " дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.Безнең максат яшь буында террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде.Китап укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләп үтелде,андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.