Центральная библиотека

"Рәсемдә кем?"

9нчы ноябрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсенә "Ләйсән" балалар бакчасының балалары кунакка килделәр. Алар белән библиографик дәрес узды. Балаларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп карарга кирәкле турында анлатылды. Шушы чор яшьтәге балалар өчен булган "Сабантуй" журналы белән таныштырылды. "Рәсемдә кем?" исемле әдәби уенда балалар бик актив булдылар. Дәрес ахырында балалар белән пластилиннан "Колобок" әкияте геройларын ясадык, бүләкләр бирелде. Китапханәдә "Китап-минем дустым" исеме белән күргәзмә ясалды.
Максат:
1.Балаларны китап белән кызыксындыру.
2.Китапка сакчыл караш тәрбияләү.