Центральная библиотека

"Сәламәт тәндә, сәламәт акыл"

#Демография#Тат.Мушугинскаясельскаябиблиотека. 29 нчы октябрь көнне Тат. Мөшеге авыл фельдшеры Харисова Гөлнира катнашы белән "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Шушы катлаулы вакытта-пандемия вакытында ничек сакланырга, перчатка һәм маскалардан йөрергә, халык күпләп җыелган урыннардан читтәрәк булырга, гигиена таләпләрен катгый рәвештә үтәргә кирәклеге турында аңлатылды..Китап укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.