Центральная библиотека

"Язганында тарих җиле"

#ТАССРтөзелүгә100ел

27 нче октябрь көнне Тат. Мөшеге авыл китапханәсендә Нурихан Фәттах иҗатына багышланган "Язганында тарих җиле" исемле китап күргәзмәсе куелды. Әдипнең "Сызгыра торган уклар"," Ител суы ака торур" әсәрләре турында сөйләштек. Язучының бу әсәрләре татар халкының ерак үткәненә нигезләнеп язылган. Бу романнарында автор ерак бабаларыбызның ыруг-кабилә булып яшәү һәм дәүләт булып оешып килү чорларындагы тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен сүрәтли һәм уңай геройлары үрнәгендә хәзерге укучыны үз туган җирен, халкын яратырга, аның тарихын онытмаска өйрәтә.Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үтте.