Центральная библиотека

Китап кургәзмәсе

#ТАССРга100ел
Татарстаныбызның куренекле шәхесләре белән танышуны дәвам итәбез.
23.10.2020.
Әтрәкле авыл китапханәсендә куренекле татар җәмәгать эшлеклесе,язучы,гомере буе журналистика белән тыгыз бәйләнгән шәхес Роза Туфитулловага багышлап китап кургәзмәсе китап укучыларга тәкъдим ителә.
Роза Туфитуллова 1945 елның 17октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында дөньяга килә.Яшьтән үк тырыш,зирәк,акыллы булуы ярдәм иткәндер,кыз урта мәктәпне алтын медальгә,ә Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый.Хезмәт юлында төрле эшләрдә эшли.Телевидениедә балалар өчен тапшырулар мөхәррире,1973елдан1986 елга кадәр"Яшь ленинчы"газетасында әдәби хезмәткәр һәм баш мөхәррир вазифаларын башкара.Ике ел дәвамында "Ялкын"журналына җитәкчелек итә.Ә 1988-1999елларда "Азат хатын"("Сөембикә")журналында баш мөхәррир булып эшли.1992-2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары,Бөтендөнья татар хатын-кызларын берләштергән "Ак калфак"берләшмәсе рәисе.1999-2004 елларда Дәүләт Советы депутаты.Аның хезмәт юлы гел биеклекләр яулаудан гына тора.Роза Туфитуллованың Хәсән Туфанга багышланган"Кайсыгызның кулы җылы"һәм 1912 елгы Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып,зур каһарманлыклар күрсәткән татар хатын-кызының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтләгән романын китап укучылар яратып укыйлар.