Центральная библиотека

"Милли асылташыбыз"

#100летТАССР
20 октябрь көнне Иске Иркәнәш авыл китапханәсендә Роза Туфитуллованың тууына 75 ел тулуга багышланган "Милли асылташыбыз" диеп аталган күргәзмә оештырылды. Роза Туфитуллова 1945 елның 17 октяберендә туган. Гөмерен халкына багышланган Олы шәхес, Татарстан язучылар берлеге әгьзәсе, китаплар авторы. Ул милләте, ана, бала, гаилә хакын хаклап зур эшләр эшләгән кеше. 1969 елда үзеннең хезмәт юлын "Татарстан" телерадиотапшырулар дәүләт комитетында башлый, аннары"Яшь ленинчы" газетасы, "Ялкын" журналының баш редакторы. 1988-1999 елларда "Азат хатын" (1991 елдан) "Сөембикә" журналы редакторы. Әсәрләре: "Бәйлисе бар йөрәкне" "Язмыш җиле" "Луиза" һәм башкалар.