Центральная библиотека

"Минем гүзәл ягым"

#ТАССРга100
#Демография
15 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк авылы "Салават күпере" балалар бакчасында булды. "Минем гүзәл ягым" дип исемләнгән иртәдә балалар белән Татарстан Республикасының символларын искә төшердек.Нинди шәһәрләр барлыгын белдек. Туган авыл турында , аның табигате турында шигырьләр, хикәяләр укыдык. "Минем ишегалдында" дигән уен уйнадык. Максаты: балаларга кечкенәдән үзләренең туган илен, туган җирен белеп үсәргә , туган якның табигатен сакларга тиешлеген аңлату.