Центральная библиотека

"Әхлак сакчысы-хакыйкать ачкычы "

#ТАССРтөзелүгә100ел
15 нче октябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә язучы Мәгьсүм Насыйбуллинның 95 яшенә карата "Әхлак сакчысы-хакыйкать ачкычы " дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Мәгъсүм Насйбуллин татар әдәбияты мәйданында үзенчәлекле урын тотучы талантлы язучы булып танылды.Бөек Ватан сугышы фаҗигасенең утын-суын кичкән,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгьзасы,бүгенге көндә басылып чыккан22 китап авторы.М.Насыйбуллин татар әдәбиятында бик үк колачлы үсеш алмаган детектив жанрны яңа үрләргә күтәрүдә зур өлеш кертә.Аның әсәрләре китап киштәләрендә укучыларны көтеп зарыкмый,алар мавыгып укыла.
Максат:Безнең тарихи һәм аһәңле татар милли телен,бай үткәне булган әдәбиятын,мәдәният казанышларын китап укучылар күңеленә салу бүгенге чорда иң зур бурыч,язучыларыбыз әсәрләрен укучылар күңеленә җиткерү,алар иҗаты белән кызыксындыру,аларга карата горурлык,ватан-пәрвәрлек хисен үстерү,камилләштерү.