Центральная библиотека

" Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син".

#БөекҖиңүгә75 ел
#ТАССРтөзелүгә100ел
#УВойныНеЖенскоеЛицо
" Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син".
Сугыш чоры баласы,тыл ветераны Габдуллина Фәһия Габдулла кызы 1932 елның 17 декабрендә Актаныш районы Үмәнәй авылында туган.
4класс башлангыч белемне дә шунда алган.Сугыш башлану вакыйгаларын хәтерләмәсә дә,сугыш беткән көн бик яхшы исендә калган."Ул көнне авылга агитбригада килгән иде . Пучыдан Камалова апа килеп, сугыш бетү турында хәбәр итте.Барысы да сөенеште,елаштылар.Ул көнне колхозның олы казанында бөтен авылга җитәрлек итеп борчаклы аш пешерделәр,менә шулар исемдә,"-дип сөйләде Фәһия апа.Сугыш чорындагы авырлык ларны күз яшьләре аша исенә төшерде. Зурлар белән бергә урак уру,көлтә бәйләү, бишәр сутый борчакны кул белән йолку,басуга бәләкәй чана белән тирес чыгару,силос базына балта белән турап кычыткан, үлән салу,ашлык суктыру кебек эшләрдә ярдәм итүләре турында сөйләде.
Яшьлек еллары сугыштан соң авыр елларга туры килә . Ул урман кисәргә дә йөри.
1963 елда Бикбауга килен булып төшә.Ире Мияссәр абый белән 48 ел гомер итә,бер малай,бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бикбауга килгәч колхозда төрле эштә эшләп пенсиягә чыга .Хәзерге вакытта бу дөньяның рәхәтлегенә шөкрана итеп,ил-көннәребезгә иминлек теләп Бикбауда ялгыз гына гомер итеп ята.Кул эшләре белән шөгыльләнә,без килгәнд дә оныгына оекбаш бәйли иде.Бездә Фәһия апага сәламәтлек, бәхетле картлык теләп калабыз.