Центральная библиотека

"Китап минем дустым"

8 октябрь көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында булды. "Китап минем дустым" дигән библиографик дәрес үткәрелде. Чараның максаты:яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапларны ертмаска, пычратмаска кирәклеге аңлатылды."Рәсемдә кем" уенында балалар бик актив катнаштылар. Соңыннан әкиятләр иленә сәяхәт иттек.