Центральная библиотека

"Картая мени соң йөрәк..."

Минзәлә районы Гөлек авылы китапханәсе, клуб һәм авыл советы белән берлектә 6 октябрь көнне "Картая мени соң йөрәк..." исемле өлкәннәр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Авылыбыз өлкәннәренә Гөлек авылы "Чишмә" фольклор ансамбле, авыл үзэшчәннәре концерт номерлары әзерләделәр. Авылдашлар Минзәләбез кунагы , жырчы Ленар Минимуллин һәм авылдашыбыз Лилия Шаймухаметованың жырларын бик жылы кабул иттеләр. Бәйрәм ахырында кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды. Тамашачылар бәйрәм белән бик канәгать калдылар. Шулай ук китапханәдә "Мәңге яшь булып каласыбыз килә" дигән китап күргәзмәсе ясалды.

#100елТАССР #Демография #МыВместе #ВолонтерыКультуры #ДеньПожилыхЛюдей