Центральная библиотека

Укытучылар көне

#ТАССРга100ел
#Демография
Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән саен һәр кеше үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Укытучыларын истә тотмаган, аларга рәхмәт әйтмәгән бу дөньяда беркем дә юктыр.
5 октябрь -Укытучылар көне.Шул уңайдан Наратлы Кичү авыл китапханәчесе Латыйпова Гөлсем үзләренең гомерләрен укытучылыкка багышлаган ветеран укытучылар Фирдәвес һәм Венера Дадиннарда, Сәйфетдинова Найлә апаларда булды.Аларның хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырылды.Үз чиратында алар үзләренең мәктәп тормышын искә төшерделәр ,килеп хәлләрен белгән өчен күңелләре булып озатып калдылар.