Центральная библиотека

Өлкәннәр көне

#Усаевскаябиблиотека
#100летТАССР
#Демография
#Мывместе
#волонтерыбиблиотекмензелинскогорайона
#Волонтерыкультуры

Кичә, 1 нче октябрьдә, Усай авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Балалар үзләренең матур шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән өлкәннәрне котладылар. Кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Кичә бик күңелле узды. Килгән кунаклар бик канәгать булып, өйләренә сөенеп кайтып киттеләр.
Шушы матур кичәне оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән авылыбызның кибет хуҗасы Ахметшин Рифкәт Сөләймән улына, Шияпов Илшат Нәсим улына һәм балаларны бию костюмнары белән тәэмин иткән ДК директоры Габдрахманова Гөлчәчәк Рәшид кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез!