Центральная библиотека

"Укучының мәдәни көндәлеге"

30 нчы сентябрь көнне Тат. Мөшеге авыл китапханәчесе, К. А. Смирнова исемендәге урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына мәктәп китапханәчесе һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды. Укучыларга уку елы дәвамында бу көндәлекне ничек тутырып бару, биремнәрне эшләү, укыган китаплары, нинди музейларда һәм театрларда булулары турында язып барулары турында аңлаттык, балалар сорауларга җаваплар бирделәр. Узган елда чарада катнашкан укучылар:Зарипов Аяз һәм Рахматуллин Раниска район китапханәсе исеменнән грамота һәм бүләк тапшырылды.