Центральная библиотека

"Китапханәгә рәхим итегез"

26 сентябрь көнне Гөлек авылы китапханәсендә ачык ишекләр көне узды. Китап яратучыларга "Китапханәгә рәхим итегез" дигән экскурсия тәкъдим ителде, китапханә тарихы, музей һәм выставкалар белән таныштырылды. "Китапханәгә китап бүләк ит" дигән акциядә китап яратучылар узләренең өй архивыннан китаплар бүләк иттеләр, барлыгы бу акциядә 5 кеше катнашты. "Библиотекарь на час" дигән уен аеруча нык ошады. Өлкәнрәк балалар китапханәче ролен башкардылар. Шулай ук китапханәдә "Я люблю книгу" дигән фотозона оештырылды.