Центральная библиотека

"Абдулла Алиш-язучы да, батыр да"

#Демография
15 нче сентябрь көнне язучы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Тат. Мөшеге авыл китапханәсендә "Тамчыкай" балалар бакчасы катнашы белән "Абдулла Алиш-язучы да, батыр да" исемле әңгәмә үтте.Бигрәктә әдипнең балалар яратып укый торган:"Сертотмас үрдәк", "Чукмар белән Тукмар"," Куян кызы "әкиятләрен кычкырып укыдык.Кечкенәләр әкият геройлары белән таныштылар. Чара балаларда кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәнү, өлкәннәргә хөрмәт хисе белән карау максатыннан чыгып уздырылды.