Центральная библиотека

"Игелек атнасы"

Бүген 7 нче сентябрь Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан "Игелек атнасы"на багышланган, сәламәтлекне ныгыту һәм саклау максатыннан балалар белән велосипедта йөрүне оештырды. Башта балалар белән Абдулла Алишның "Каз белән аккош" әкияте укылды, каз бәбкәсе ни өчен велосипедта йөри алмады дигән сорауга балалар җавап бирде , сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә уткәрелде. Велосипедта йөру кагыйдәләре кабатланды. Балаларга бүгенге чара бик ошады.