Центральная библиотека

"Тракторчы кызы"

6 нчы сентябрьдән "Игелек атнасы" башлана.
Бүген Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан Хуҗәмәт җирле узидарә советы депутаты Гәрәева Нәкыя белән бергә авылыбызнын "Тракторчы кызы", хезмәт һәм тыл ветераны, 97 яшен тутырган Минзифа әби Миннәхмәтовага кунакка бардылар. Минзифа әби үзе күргән авырлыклар турында сөйләде. Хәзерге тормышның ямен күреп, булганына шөкер итеп, иң изге, иң ихлас теләкләрен теләде.