Центральная библиотека

“Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!”

ТАССРтөзелүгә100ел 💯#БөекҖиңүгә75ел
#уВойныНеЖенскоеЛицо
Бикбау авыл китапханәсе.
“Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!” девизы астында тыл һәм хезмәт ветераннарын барлауны дәвам итеп, тагын бер авылдашыбызның гаиләсендә булып кайттык.
Бүгенге көндә үзенең инвалид кызы белән яшәп ятучы Бибинур апага быел 10 нчы ноябрьдә 89 яшь тула. Тыныч, сабыр холыклы бу кечкенә генә апа бәләкәйдән үк эшләп үскән. Хәзер дә өй эче дә ихата тирәсе дә ялт итеп тора, бөтен җирдә тәртип.
Бибинур Модертдин кызы Зарипова тумышы белән Актаныш районы Түбән Урьяды авылыннан. 1931 елда туган. Сугыш чоры вакыйгалары бик хәтерләмәсә дә, зурларга ияреп бөтен эштә дә катнашуы, ризык кытлыгы, өскә киягә булмавы, чабата киеп йөрүләре турында сөйләде. Ул елларда бәрәңге, юа, алабута күп кешеләрне ачлыктан саклап кала. Бибинур апа 4 класс башлангыч белем ала. 1 класста укыган вакытта, әтиләре сугышка китеп, хәбәрсез югала. Әниләре 5 баланы берүзе аякка бастыра. Гаиләдә икенче бала булып туган Бибинур апага кул кушырып утырырга туры килми. 12 яшь тулгач, участковый паспорт эшләтеп бирә, алар җәйге чорда Горький, Иванова шәһәрләрендә торфта зшлиләр. Ул анда биш ел йөри. Ә кыш көннәрендә фермага сарык карарга бара. Сугыштан соң да авыр хезмәт юлы дәвам итә. 1953 елда гербовать ителеп, Пермьдә кирпеч эшендә эшләргә туры килә.
1957 елның 8 февралендә Бикбау егете Хәмәтбаян абзый белән кавышып, өч бала табып үстерәләр. Бикбауга килгәч, 12 ел тавыклар карый, аннан соң 13 елдан артык дуңгыз карап лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнә.
Бибинур апа, безне матур теләкләр белән, озатып калды. Без дә аңа да исәнлек-саулык, балалары тәрбиясендә тыныч, рәхәт гомер кичерүен теләп калабыз.