Центральная библиотека

"Бикбау- батырлар төбәге"

#БөекҖиңүгә75ел
#ТАССРтөзелүгә100ел
2019 нчы елда РИТЭК/Лукойл компаниясе уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә катнашып, "Бикбау- батырлар төбәге" темасына язылган грантыбыз җиңү яулап 22 август көнне Бикбау авылы китапханәсе каршында шул грант проекты буенча эшләнелгән "Әфган сугышы батырларына багышланган музей ачу тантанасы булып узды. Тантанада район башкарма комитеты рәисе урынбасары Нэля Абдуллаевна Бикеева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева, интернационалист-сугышчы һәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүс Нәҗип улы Усманов, Бикбау авыл җирлегенең актив ветераны, запастагы капитан Ринат Җәүдәт улы Шәесламов, Үзәкләштерелгән авылара китапханә директоры Резеда Нәҗип кызы Ягафарова һәм авыл җиртлеге башлыгы Люзия Нәҗип кызы Мардамшина катнашты.
Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек.Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды.
Ә бүген без барыбыз да бу сугыш фаҗигаләре башка кабатланмасын, һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен иде дип телибез. Ә музеебыз яшәсен, киңәйсен, тагын да баесын, киләчәк буыннарга патриотик тәрбия бирүдә авылыбызның һәм районыбызның мөһим бер урынына әверелсен. Шулай ук музеебызны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Илләребез тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын.
Кичә ахырында гомерләрен Ватан өчен куйган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды һәм алар истәлегенә куелган "Батырлар төбәге" мемориалына чәчәкләр салынды.