Центральная библиотека

РФның флагы көне

22.08.20 Әтрәкле авыл китапханәчесе РФ ның флагы көне уңаеннан,балалар белән әңгәмә үткәрде.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Аның законлы “атасы” итеп Петр I танылды.
Флагның һәр төсенең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт. Тарихи әлам Россия Федерациясенең рәсми һәм тантаналы вакыйгаларында дәрәҗәле урын алып тора.
Соңыннан, балалар яңа китаплар белән таныштылар,зур кызыксыну белән өйләренә укырга алдылар.