Центральная библиотека

Садикова Сәрмәдия Әхмәтгали кызы

#ТАССРтөзелүгә100ел
#увойнынеженскоелицо
#Игенче һөнәрен үз иткән нәсел
Ата-бабадан калган һөнәрне алар буыннан-буынга күчереп, җир сулышын тоеп яшиләр. Бөек Ватан сугышы елларында авылларда бөтен авыл хуҗалыгы эшләре, шул исәптән, ирләр башкара торган хезмәтләр хатын-кызлар, балалар, картлар җилкәсендә булган. Алар бер караңгыдан икече караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк иккәннәр. Игенче хезмәте безнең илебездә һәрвакыт үзәктә торды һәм бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки икмәк белән аерым бер кешеләрнең язмышы гына түгел, ә бөтен ил язмышы бәйләнгән. Игенче хезмәте кәсеп генә түгел. Ул- сәнгать, аңа үлемсезлек һәм мәңгелек хас.
Садикова Сәрмәдия Әхмәтгали кызы 1928 елның 30 августында Бикбау авылында туа, шунда укып 5 класс белем ала. 1940 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, сарык фермасында эшли. Бу вакытта аңа нибары 12 генә яшь була. Аннан соң сыер сава, бригадир да булып эшли, 2 ел урман кисәргә дә йөри, басуга утауга йөри. Бәләкәй арба тартып авылдагы башка хатын-кызлар белән берлектә Каракул станциясенә чәчү орлыгына йөри, үгез җигеп фермага ягулык та ташый ул. Агрономга ияреп басуга йөрергә ярата Сәрмәдия апа.. Җаны-тәне белән күкрәп үскән басуларга, матур табигатькә гашыйк булып үсә ул. 1944 нче елдан башлап, авылда эшче куллар җитмәгәч, басуларга гашыйк кызны трактор иярләргә утырталар, 1946 елларга кадәр әбием 3 ел тракторда эшли. Бу елларны Сәрмәдия апа еш искә ала, чөнки бу бик авыр еллар була. Аннан соңгы елларда инде, лаеклы ялга чыкканчы, тегермәндә эшли.Кайда гына эшлэсэ дэ эшчэн, сабыр, Сәрмәдия апа эшен җиренә житкереп башкара. Тормыш иптәше Мирхәт абый белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да узе кебек эшчән тәртипле аның. Аларның 5 се үз тормышларын авылда корып, үз гаиләләре белән матур гына эшләп һәм яшәп яталар. Хәзерге көндә дә исән-сау, бик өлкән яшьтә булуына карамастан, өйдәге бөтен эшләрне үзе башкара.
Ата-ананың тырышлыгы, авыл җиренә мәхәббәте балаларына да күчкәндер, күрәсең. Өлкән улы Кәбиров Флүр Мирхәт улы 1961нче елда Дусай-Кичү авылында туа, башлангыч белемне дә шунда ала, аннары Яңа Мәлкән мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында ук инде ул комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Минзәлә шәһәрендә - ПУ-52 дә, тракторчы- машинист һөнәрен үзләштерә. “Яшьтән үк трактор җене кагылган” диләр аның турында. 1980-1982 елларда Байконур космодромында (Казахстан) хезмәт итеп, кабат туган хуҗалыгына кайткач ук техникага утыра. 1982 ел Флүр өчен бик тә истәлекле: ул беренче зур җиңү тантанасын татый- урак нәтиҗәләре буенча хуҗалыкта беренче урынны ала. Ул хуҗалык эшләреннән тыш, 1983-84 нче елларда, мәктәптә физкультура һәм НВП дәресләрен дә укыта, бригадир булып та эшли, ләкин колхозда эшче куллар җитмәгәч, кабат техникага утыра һәм бүгенге көнгәчә аннан аерылмый.
Флүр хуҗалыкта беренчелекне бирми, ел саен районда алдынгылар рәтендә. Аның күп санлы мактау грамоталары, Казанда уздырыла торган “Уңыш -2001”, “Уңыш -2003” тантанасында катнашуы да шул хакта сөйли.
Флүр нинди генә техникада эшләсә дә сынатмый. 2009 нчы елда аның тырышлыгын искә алып “ТР ның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә. Бу аның хезмәтенә олы бәя.
Улы Рифнур әтисе эшен дәвам итеп, алдынгы механизаторларының берсенә әверелде. Ул бөртеклеләрне җыюда ел саен катнаша. Аның өстенә районыбызның моңлы тавышлы җырчысы да, районыбызның мәдәният йортында тавыш режиссеры да.Гомүмән, Рифнурыбыз- универсал егетебез. Без аның белән горурланабыз. Шушы бөек хезмәт кешеләренә без үзебезнең ипиебез белән бурычлы, моны без һәрвакыт исебездә тотарбыз. Бер бөртек башак җыелып бетмичә, бер ял күрми, тәүлекләр буена басудан өенә кайтып кермичә эшләгән кешеләрдә уңышның көче һәм куәте.