Центральная библиотека

"Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син"

28.07. "У войны не женское лицо"
"Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син" дигән девиз астында тыл һәм хезмәт ветераннарын барлауны дәвам итәбез.Бүгенге язмабыз авылдашыбыз Әхлидә апа турында.
Тыл һәм хезмәт ветераны Давлетова Әхлидә Гани кызына быел 23нче августта 91 яшь тула.Әхлидә апа бик күркәм холыклы,сабыр,тырыш кеше.Ул 42 ел гомерен туган колхозында тырыш хезмәт куеп,26 ел сыер сауган,аннан лаеклы ялга чыкканчы төрле эштэ эшләгән.Ул 1953 елда Рәүфәт абый белән тормыш корып ,иңне иңгә куеп 60 ел бергә яшәгәннәр.4 бала тәрбияләп үстергәннәр,9 онык һәм 9 оныкчыклары бар.Балалары барысы да югары белемле,тәртипле кешеләр.Һәрвакыт аналары турында кайгыртып торалар,һәрдаим янына кайтып йөриләр.Рәүфәт абый үлгәннән соң Әхлидә апа ялгызы гына Бикбау авылында гомер итеп ята.Ялгызы гына калган вакыты сирәктер.Авылыбызның "Ак әбисе" яныннан бервакытта да кеше өзелми,күрше-күлән,туган-тумача,авылдашлар килеп тора.Көн саен Гөләндәм апа Сәлимова кереп хәлен белешеп,намазларын бергәләп укып,кунарга йөри.
Әхлидә апага алдагы көннәрендә дә сәламәтлек теләп,безгә кирәкле киңәшләрен биреп озын-озак яшәвен телик.