Центральная библиотека

Әһлетдин кызы Мәдәния апа Хөббетдинова

#БөекҖиңүгә75ел
#УВойныНеЖенскоеЛицо
#ТАССРтөзелүгә100ел
Алар җиңү көнен якынайттылар. Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче Әһлетдин кызы Мәдәния апа Хөббетдинова авылыбызның иң өлкән кешесе, 1928 елның 16 мартында дөньяга килгән. Язмышның ачысын-төчесен күп татыган, бик яшьли михнәтләр,авырлыклар күргән, сугыш чорының бөтен газапларын кичергән кеше.Сугыш башлангач әтиләре фронтка китә. Аналары Мөзәянә апа алты бала, әби, бабай белән торып кала. Мәдәния апага бары 12 яшь кенә була. "Зурлар белән беррәттән уракка йөрдек, печән чаптык, сугышка бәрәңге киптердек, бәләкәй чана белән Дербышкага Куриягә семенага, тозга бара идек. Сугыштан соң урман кисәргә йөрдек",- дип башыннан үткәннәрен ачынып сөйләде .1950 елда Мәдәния апа фронтовик авылдашыбыз Юныс абыйга кияүгә чыгып, балалар тәрбияләп, бәхетле гомер кичерәләр. Хәзергесе көндә ул балаларының кайгыртуын тоеп авылда гомер кичерә. Мәдәния апага Аллаһы Тәгалә биргән гомерендә сәламәт булып, үз аягында шулай йөреп торырга язсын язсын әле дип теләп калабыз.