Центральная библиотека

Җәвад Тәржеманов

#100летТАССР
Иске Иркәнәш авыл китапханәсендә татар балалар язучысы Җәвад Тәржемановның тууынын 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Җ.Таржеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туа, мәктәптән соң химико-технология институтын тәмамлый һәм шунда доцент булып эшли. Балалар өчен төрле жанрларда язган әсәрләре 1980 елда "Ачкыч һәм баскыч" исемле күләмле җыентыгында урын ала. Җ.Тәржеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза, "Көмеш Дага", "Юность Лобачевского" дигән китаплар зурлар өчен язылган.