Центральная библиотека

Халык хәтере-мәңгелек.

1941 елның 22 июнь көнен, бүгенгедән 75 ел аерып тора.Үзе бер гасырга тиң гомер.Ләкин сугыш ачысын күргән буын өчен бу еллар аерма тугел.Һәр гаиләгә дә авыр кайгылар китергән сугыш турында киләчәк буыннар да әле искә алыр.Халык хәтере-мәңгелек.Бүтән мондый мәхшәр кабатланмасын,аналар,балалар кан-яшь тукмәсен,ир-егетләр тыныч тормышта хезмәт куйсыннар иде дип телибез. Әтрәкле китапханәчесе Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә ,һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында бер минутлык искә алуда катнашты.Чәчәкләр салынды.