Центральная библиотека

Онлайн-конкурс

17 нче июнь көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе, Минзәлә үзәк китапханәсендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан оештырылган онлайн-конкурста катнашкан иң актив китап укучыларыбызның берсе Саматова Ләйләгә диплом һәм бүләк тапшырды. Киләчәктәдә катнашучыларга уңышлар теләп, оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.