Центральная библиотека

"Сәнгатьле башкару"

Ел саен Минзәлә үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайга багышланган шигырь конкурсы уза. Быел ул онлайн-конкурс формасында узды.Яңа Мәлкән авыл китапханәсенең даими китап укучысы Хаҗипова Алсу апага конкурста катнашып, "Сәнгатьле башкару" номинациясе белән грамота һәм бүләк тапшырылды. Алсу апа китапханә директоры Резедә Наҗиповнага,шулай ук барлык хезмәткәрләргә чараны оештырган һәм уздырган өчен зур рәхмәтен белдерде.