Центральная библиотека

31 май-тәмәкедән баш тарту көне

#волонтерыбиблиотекмензелинскогорайона#культура
31 май-тәмәкедән баш тарту көне. Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәчесе Нуруллина тәмәкенең зарары турында язылган буклетлар таратты.Тәмәкене ни өчен тартасыз ?-дигән сорауга:"Гадәт",-дип җавап бирделәр. Тәмәкенең зыяны турында аңлатып үттелде. Күпләр тәмәке тартуны начар гадәт дип кенә кабул итәләр һәм аннан җиңел генә котылып була дип уйлыйлар.Тартучыда тәмәкегә бәйлелек никотин аркасында барлыкка килә.Никотин баш миенә эләккәч,башка рецептлрларга йогынты ясый һәм нәтиҗәдә дофамин дигән матдә бүленеп чыга.Әлеге матдә кешенең үзәк нерв системасын тынычландыра,рәхәтлек хисен барлыкка китерә.Тартучыда:"Тәмәке тарткач ,миңа рәхәт",-дигән фикер барлыкка килә.Әлеге ялган фикер аркасында әкренләп бәйлелек барлыкка килә. Тәмәке тартучы үзенә генә түгел,әйләнә- тирәдәге тартмаучы кешеләрнең исәнлекләренә дә зыян сала.
Сәламәтлегебез күбесенчә дөрес яшәү рәвешенә бәйле.
Спорт белән шөгыльләнү-сәламәтлек өчен файдалы һәм зарарлы гадәтләргә альтернатива булып торуы турында кыскача аңлатып үтелде.