Центральная библиотека

"Без оныкчыкларың синең, Җиңү!"

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан илебездә бик күп акцияләр, конкурслар үткәрелә. 7 май көнне Дәвек авыл китапханәчесе "Без оныкчыкларың синең, Җиңү!" акциясендә катнашты. “Китап битләрендә сугыш хатирәсе” исеме астында кычкырып укулар оештырылды. Уку өчен Чингиз Айтматовның “Материнское поле” повесте сайланды. Бу повестьтә геройларча үз илен саклаган, гомерләрен бигән солдатлар турында, һәи шулай ук дошман каршысында курыкмыйча үз илен саклаган авыл халкы турында языла. Әсәрдә тол калган хатынның тормыш сынауларына сынмыйча яшәве күрсәтелә.