Центральная библиотека

#Увойнынеженскоелицо

Сугыш хәбәрен Камалова Мөфәккиха апа (2 нче август 1928 елда туган) Ленинград өлкәсендә булганда ишетә. Ул анда апасына кечкенә кызын карарга булышырга дип июнь башында киткән була . Җизнәсе хәрби кеше булганга, гаиләсен поездга утыртып, Минзәлә районына кайтарып җибәрә. Поезда ничек исән кайтуларын хәзер дә шаккатып исенә төшерә Мөфәккиха апа. Өйдәгеләр аларны үлгәннәрдер инде диеп, догалар да кылган булалар. Ләкин алар туган авылы Хуҗәмәткә кайтып җитәләр. Аннан китә инде тормышның ачысы һәм төчесе. Гомер буе авыр эштән куркмыйча яши ул. Педучилищеда укый. Гөлек авылында бик күп еллар укытучы булып эшли, матур гаилә төзи. Балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, хәзергесе көндә дә эле ул безнең арабызда, үзенең киңәшләрен, хәер-фатихаларын биреп яши. Без дә Мөфәккиха апага исәнлек-саулык , онык-оныкчыкларына куанып яшәвен телибез!

#75летПобеды
#Увойнынеженскоелицо
#100летТАССР