Центральная библиотека

"Шигърият дулкынында"

#ТАССРга100ел.
23 мартта Кадрәк авыл китапханәсе IV Төбәкара акциясенә кушылды. "Шигърият дулкынында" дигән күргәзмә эшләнде. "Малый поэтический марафон" дип аталган акция каләм тибрәтүче талантлы яшьләребез белән таныштыру максатыннан оештырылган. Ибраһимова А. "Сагыш", Гермагентова Э. "Бөек Болгар", Гермагентова И. "Әнием" исемле үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Китапханәче бүгенге көндә Төркиядә яшәүче шагыйрә Э.Авзалованың иҗаты белән таныштырды һәм шигырьләрен тәкъдим итте .