Центральная библиотека

"Язгы мәрхәмәтлек"

#ТАССРның100еллыгы.
#Җиңүнең75еллыгы.
"Язгы мәрхәмәтлек" акциясенә кушылып, Әтрәкле китапханәчесе Мәдәният йорты җитәкчесе Гәрәйханова Әлфисә һәм балалар белән бергә тыл ветераннары Хаматвалеев Мирзагали абый һәм Фаттахова Мәхтүмә апаларда булдылар. Өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, узган балачак хәтирәләре турында тыңлап кайттык. Балачакларын сугыш дигән афәт урлаган буын вәкилләрен тыңлаганда, бик аяныч хәлләрне ишетәсең: ачлык, авыр хезмәт, кубесенең ятим тормыш. Авылыбыз тарихының бер буынын тәшкил иткән хөрмәтле абый-апалар күпме генә авырлык кичерсәләр дә, барысына да канәгать алар. Дөньялар тыныч булсын, киләчәгебез булган балалар иманлы, игелекле, мәрхәмәтле булсыннар, - дип озатып калдылар. Ә без, өлкән буын әби-бабайларга тормышта якыннарының игелеген күреп, кадерле булып, әле күп гомерләр яшәүләрен теләп калабыз