Центральная библиотека

"Язгы кәеф"

#100_лет_ТАССР
21 нче март көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе "Тамчыкай" балалар бакчасында булды. Бөтендөнья шигьрият көне уңаеннан күргәзмә куелды. Балалар белән "Язгы кәеф" дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Кечкенәләр күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, шигырьләр укыдык, бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләштек. Чара "Тамчыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Мавлиева Л.А катнашы белән берлектә уздырылды.