Центральная библиотека

Нәүрүз

#ТАССРның100еллыгы
21 нче март—элек-электән көн белән төн тигезләшкән, кыш белән яз алышынган мизгелне чагылдыручы йола бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Озын салкын кыш айларыннан соң, җылы, кояшлы яз айлары ягъни, Нәүрүз килүен бәйрәм ителә. Бу көнне олысы, кечесе моң-зарларын онытып, күңел ачкан, җырлаган, биегән, уеннар уйнаган. Шушы традицияне дәвам итеп, Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрде. Китапханәдә шушы бәйрәмне чагылдыручы китап китап күргәзмәсе куелды. Чара үткәрелгән фойе ягында авылдаш хатын-кызларыбызның "Сихри фантазия" исемле кул эшләре күргәзмәсе тагын да баетылып, яңартып тәкъдим ителде. Телеңне йотарлык коймаклы, тәбикмәкле чәй табыны әзерләнде. Чарада "Балкыш" балалар һәм "Сердәш" өлкәннәр клублары катнашты. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Катнашты 53 кеше.