Центральная библиотека

"Хокук бозуларны кисәтү"

18 мартта Кадрәк авыл мәктәбендә авыл китапханәчесе белән берлектә "Хокук бозуларны кисәтү" дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. "Яхшыдан үрнәк ал,яманнан гыйбрәт ал " дигән күргәзмә төзелде. Кадрәк авыл китапханәчесе Гарнышева А. А. укучыларны Россия һәм Татарстан Конституцияләре белән таныштырды. Үз хокукларыңны һәм законнарны белмәү нинди аяныч хәлләргә китерүен төрле мисаллар аша аңлатты.Тарих укытучысы Гилязова Л.А. хокук бозуны булдырмый калу юллары турында сөйләде. Хокук бозганда нинди җәзалар каралганын "Законны бел һәм үтә" дип аталган уен аша укучыларга аңлатылды.Тәрбия сәгатенең азагында укучылар "Һәркем законнарны белеп яшәргә, хокук бозарга тиеш түгел һәм үз-үзеңне кулда тотарга кирәк" дигән фикергә килделәр.