Центральная библиотека

"Без тынычлык яклы"

#75летВОВ
17 мартта Кадрәк авыл китапханәчесе Кадрәк авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Без тынычлык яклы" дип аталган батырлык сәгате уздырды. Китапханәче Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларына тукталды. Укучылар рәсем конкурсында катнаштылар. Һәрберсе үзенең рәсемендә сугышларның беркайчанда кабатланмавын, тыныч тормышта яшәргә теләүләрен күрсәткән. Укучыларга Төбәкара "Мы правнуки твои, Победа!" акциясендә катнашканнары өчен "900 дней мужества" дип аталган дипломнар тапшырылды. Батырлык сәгатенең төп максаты укучыларда горурлык хисе тәрбияләү һәм үткәнне онытмау.