Центральная библиотека

"Әкият героен таны"

#100_лет_ТАССР
#Национальный_проект_Демография
Халыкара балалар китабы атналыгы якынлашу уңаеннан, 16 нчы март көнне Әтрәкле китапханәсенә кечкенә китап укучылар килде. Китапханәче китап кургәзмәсе белән таныштырды. Үзебез яшәгән тирәлек табигате, урманнарда, сулыкларда яшәүче кошлар, хайваннар дөньясы турында әңгәмә үткәрде. Балалар бик теләп "Әкият героен таны" уенында катнаштылар. Ул геройларның рәсемнәрен ясап та курсәттеләр. Әниләр өчен дә "Геройны таны" уены үткәрелде. Әниләре белән бергә китапханәгә килүче балалар киләчәктә Китапларның якын дуслары булыр дип ышанып калабыз.