Центральная библиотека

"Ветераннар тормышы романнар язарлык"

#75летВОВ
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан, Аю авыл китапханәсе игълан иткән "Ветераннар тормышы романнар язарлык" акциясе кысалары нигезендә, китапханәче Ахметзянова В.В. мәктәп белән берлектә, 13 март көнне тыл ветераны, авылыбызның иң өлкән кешесе 93 яшьлек Халиуллина Мәдинә апа йортында укучылар белән очрашу оештырды.
Очрашу барышында Мәдинә апа сугыш еллары чорына туры килгән яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклашты.
Мәскәү өлкәсенә барлы-юклы өс киеме һәм ике пар чабата белән кыш көне урман кисәргә җибәрелеп, ачлы-туклы килеш, мал торган торакка яшәргә урнаштыруларын ачынып искә алды. Кайтканда Әгерҗегә кадәр авылдаш кызы Галия белән ярты стакан тоз хисабына кайтуларын, аннан авылга кадәр җәяү кайтуларын, Каманы чыкканда язгы суга төшүен сөйләде... Ә бу көн, аның туган көне 18 апрель була... Мәдинә апа ул елларның хатирәләрен искә алу бик авыр, диде.
Сугыштан соң, 1947 нче елда фронтовик егет Халиуллин Тимершаех белән гаилә корып, 8 бала үстерәләр. Мәдинә апа төрле эштә хезмәт куя. Тимершаех абый умартачы да, балта остасы да була, шулай ук агач ярдыру эшендә һәм терлекчелектә эшли.
Бүгенге көндә ветеран Мәдинә апа улы Мозафар тәрбиясендә яши.