Центральная библиотека

"Ак калфак"

#75летВОВ
12 март көнне Тупач авылы иҗтимагый үзәктә китапханә белән берлектә, бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, авылыбыздагы тыл ветераннарына медальләр тапшырылды. Ветераннарыбызны котлар өчен Минзәләдән "Ак калфак" фольклор ансамбле килде. Үзләренең моңлы тавышлары, матур җырлары, шигырьләре белән, авыл халкын сөендереп киттеләр.
Китапханәдә китап күргәзмәсе дә оештырылды, теләгәннәр китапларны алып укый да алды.
Бәйрәм чәй табыны артында, матур гына дәвам итте. Килгән кунакларыбызга, ветераннарыбызга бары тик сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш телисе килә. Зур рәхмәт барыгызга да.