Центральная библиотека

"СПИДка каршы көрәш"

#Национальный_проект_Демография
12 мартта Кадрәк авыл китапханәсендә "СПИДка каршы көрәш" дип аталган түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Шул исемдәге күргәзмә ясалды. Югары Юшады фельдшеры Горбунова Ирина Михайловна СПИДтан ничек сакланырга, беренче билгеләре турында сөйләде. Замана афәте булган чир турында күберәк белергә һәм сәламәт тормыш алып барырга кирәклеге турында аңлатты. Катнашучыларның сорауларына җавап бирде . Китапханәче күргәзмәгә куелган мәкаләләр белән таныштырды.