Центральная библиотека

"Жиңү язы йөрәкләрдә"

#75_лет_ВОВ
#100_лет_ТАССР
12 нче февраль көнне Гөлек авылы клубында авыл советы, китапханә, соц.работниклар белән берлектә Гөлек, Урыс, Тулбай авылы Тыл ветераннарына Жиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбелей медальләре тапшыру тантанасы үткәрелде. Балачакларын сугыш урлаган апа-абыйларны хөрмәтләп "Жиңү язы йөрәкләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә, күргәзмә оештырылды. Илгиз Зайниевның "41нең арбалы хатыннары" пьсасыннан өзек күрсәтелде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Сәламәтлекләре булмау сәбәпле килә алмаучыларның өйләренә барып күчтәнәчләре, медальләре тапшырылды.