Центральная библиотека

"Сиңа гына әйтәм"

#100_лет_ТАССР
7 нче март көнне Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә бәйрәм тамашасы оештырды. Авыл җирлеге башлыгы Газизянов Р.Ш. бәйрәмне ачып җибәреп, беренче өлештә авылыбызның тыл ветераны Хамматвалиев Мирзагали абыйга истәлекле Юбилей медале тапшырды. Соңыннан тәбрикләү сузләрен залдагы барлык хатын-кызларыбызга да җиткерде. 8 Март бәйрәме уңаеннан, бик матур чыгышлар әзерләнде. "Сердәш" клубы кызлары Ф.Садриевның "Сиңа гына әйтәм" исемле әсәрен сәхнәләштерде. Чыгышлар дәртле җырлар,биюләр, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды, Фойеда "Хатын-кызларның сихри фантазиясе" исемле кургәзмә ясалды. 8 март көнне бәйрәмне яшьләребез дәвам итте. Ике командага бүленеп, кызларыбыз өлгерлектә, шаянлыкта, җыр-биюдә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Ә егетләребез аларны сынап та, булышып та көч биреп карадылар.
Катнашты: 54 кеше.