Центральная библиотека

"Авыл тарихында эзлебез"

#100_лет_ТАССР
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан 6 нчы март көнне Тат.Мөшеге мәдәният йортында "Авыл тарихында эзлебез" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә тыл ветераны Амирзянова Халидә апага медаль тапшырылды. Икенче өлешендә, даны еракларга таралган "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор ансамбльнең юбилее уңаеннан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, коллективның беренче оештыручысы Ханова Зөлфирә Мәхдүм кызының "Чишмәдәй акты гомерләр " исемле китабы белән таныштык. Ансамбльнең ирешкән уңышлары турында презентация күрсәтелде. Бәйрәм концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Чара К.А.Смирнова ис. урта мәктәп коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә узды. Үзләренең котлауларын Әтрәкле авылыннан "Сердәш", Калтак авылыннан "Марикас" ансамбльләре дә җиткерделәр. Бәйрәм чарасы тыл хезмәтчәннәре батырлыгын онытмау, авыл тарихы белән кызыксыну уяту максатыннан чыгып үткәрелде.